26 ноябрь көнне Песәй урта мәктәбе белән берлектә Ф.М. Достоевский тууына 200 ел тулуга багышланган "Достоевскийны укыйбыз" дип исемләнгән әдәби дәрес үткәрелде.
Рус теле укытучысы Җиһангареева А.С. укучыларны бөек язучының биографиясе һәм иҗаты белән таныштырды. 7-10 сыйныф укучылары кыскача аның атаклы "Җинаять һәм җәза"," Хәерче кешеләр"," Идиот«, "Түбәнсетелгән һәм мәсхәрәләнгән " әсәрләре турында сөйләделәр. Пасега авылы китапханәчесе Яраханова Рузалия китап күргәзмәсенә күзәтү ясады, Ф.М. Достоевский әсәрләренә күзәтү ясады.