Әдәби сәгать “Татар драматургиясендә - Мирхәйдәр Фәйзи»

2021 елның 29 ноябре, дүшәмбе

Тойгуҗа авылы китапханәсендә татар әдәбияты классигы, драматург, шагыйрь, фольклорчы Мирхәйдәр Фәйзинең тууына 130 ел тулу уңаеннан “Татар драматургиясендә - Мирхәйдәр Фәйзи” дип аталган әдәби сәгать үткәрелде.

Китапханәче Мирхәйдәр Фәйзинең тормышы, иҗаты белән таныштырды. Аның пьесалары буенча куелган спектакльләр турында сөйләшеп, театр турындагы альбомнарны һәм иҗаты турында язылган китапларны карадылар. Драматургның “Галиябану” драмасының эчтәлеген искә төшергәч, пьесадан өзекләр, “Кәкре каен” комедиясен тулысынча рольләргә бүлеп укыдылар. Шулай итеп, китап укучылар язучының 16 пьесасы, 7 тәрҗемә әсәре, 200 дән артык шигыре барлыгы,  “Галиябану” драмасы аша Мирхәйдәр Фәйзигәчә булмаган музыкаль  драма жанрына нигез салучы драматург икәнлеге турында яңа мәгълүматлар алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International