Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре арасында «Татарстанның бадминтон өметләре -4 тур» сайлап алу этабында катнашу турында (зона этабы)

2021 елның 29 ноябре, дүшәмбе

27 ноябрьдә Алабуга шәһәрендә «Татарстанның бадминтон өметләре - 4 тур»сайлап алу этабы узды. Ярышларда Тукай районы, Яр Чаллы, Түбән Кама, Алабуга, Актаныш һәм Менделеевскидан барлыгы 100гә якын спортчы катнашты.

Уен нәтиҗәләре буенча безнең спортчылар түбәндәге призлы урыннар яуладылар: 1 урын Мирсәетов Рәхим, 3 урын Мирсәетов Рамзан. Ике тәрбияләнүче дә финалга узды, ул 4 декабрьдә Казан шәһәрендә узачак.

Җиңүчеләргә дипломнар һәм медальләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International