Менделеевск районында, урта махсус һәм югары уку йортлары булмау сәбәпле, яшьләр китү күзәтелә. Керемнәр һәм тормыш бәясе аермасы хисабына югары квалификацияле халыкны квалифицияле кеше итеп алыштыру бара.
Бу мәсьәлә белән район җитәкчелеге борчыла. Хакимияттә район башлыгы урынбасары Ләйсән Галиева, башкарма комитет вәкилләре һәм Мәскәүнең архитектура һәм шәһәр төзелеше комитеты архитектура советы идарәсе башлыгы Евгений Муринец катнашында узган киңәшмәдә яшьләр өчен яңа ял итү үзәге форматы турында фикер алыштылар.
Хәзерге вакытта яшьләр арт-кластерын үстерүнең яңа концепциясен булдыру һәм яшь кадрларны җәлеп итү өчен һөнәри белем бирү көллиятен ачу өстендә эш алып барыла. 2022-2025 елларга шәһәрдә берничә стратегик бурычны гамәлгә ашыру планлаштырыла:
✅«Яшьлек» кинотеатрын креатив арт-пространствога әверелдерү.
✅«Яшьлек»яшьләр үзәге үсешенең икенче чиратын тормышка ашыру.
✅Музей-парк киңлеген үстерү – сәнәгать миниатюралары паркын булдыру.
✅Велосипед юллары челтәрен үстерү (Менделеевск шәһәренең җәмәгать киңлекләрен берләштерү)/
✅«Юниор»балалар сәламәтләндерү лагерен реконструкцияләү.
3 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында химия-биология юнәлешендәге лицей булдыру
- Химия буенча ел саен үткәрелә торган төбәкара олимпиаданы оештыру.
Профессиональ һөнәри белем бирү көллиятен ачу .
Бу юнәлештә эш дәвам итә.