Яңа бәйрәм – Әниләр көне-акрынлап Россия йортларына керә. Бу бик шәп: әниләребезгә күпме генә яхшы сүзләр әйтсәк, моның өчен күпме генә сәбәп уйлап тапсалар да, алар артык булмас.
28 ноябрь көнне Турай мәдәният йортында Әниләр көненә багышланган " Әни - ул тормыш!» исемле ял кичәсе узды.
Чараны балалар «Әни - иң яхшы дус» җыры белән ачып җибәрделәр, аннан соң «Мәрхәмәтле йөрәк» конкурсы үткәрделәр, һәр катнашучы үзенең әнисе турында сөйләде һәм бәйрәм белән котлады.
Кичә дәвамында «ярдәмче әни», «сатып алу өчен», «әнине кулыннан таны», «кием чистарту», «үзебез әзерлибез» һ.б. конкурслар үткәрелде.
Ял кичәсе чәй табыны һәм бәйрәм дискотекасы белән тәмамланды.