Боз составы барлыкка килгәннән соң боз сезонлы кичүләр, тимераякта, чанада, чаңгы, балык тоту кебек эшләр өчен кулланыла.
Уңай яклар белән беррәттән, боз составы реаль куркыныч булу белән дә характерлана. Бу кешенең таеп егылып имгәнү, салкын суга яки боз астына эләгү, салкын һава торышы вакытында бозда озак вакытлар булу мөмкинлеге белән дә бәйле.
Кешенең бозда имин булуының төп шарты булып аның калынлыгының тиешле калынлыкка туры килүе тора. Бер кеше өчен 7 см. дан да ким булмаган боз калынлыгы куркынычсыз санала.. Шугалакны боз калынлыгы 12 см һәм аннан да күбрәк булганда корырга мөмкин, җәяүлеләр кичүләре 15 см һәм аннан да күбрәк булганда боз калынлыгы куркынычсыз санала.
Сулыкта боз калынлыгы бөтен җирдә дә бертөрле түгел. Юка боз урнашкан: яр буенда, елгаларның кушылган урыннарында, күлгә (сулыкка) кою урыннарында, борылмаларда, каты предметлар янында, җир асты чыганакларында, җылы сулар һәм канализация агынтылары кушылган урыннарда. Кар һәм кар көртләре астында боз бик куркыныч һәм ышанычсыз булып тора. Бозның юка катламы белән капланган әрҗәләр, буралар, ярыклар куркыныч тудыра.
Бозга чыкканнан соң таяк белән басарга кирәк; өслектә су барлыкка килсә, характерлы тавыш чыга – «шартлау» яки боз йөри башлый, аяк астында уйный башласа, кичекмәстән ярга әйләнеп кайтырга кирәк.
Кышкы чорда бәхетсезлек очракларын кисәтү максатыннан, елгаларда һәм сулыкларда түбәндәге төп кагыйдәләрне белергә һәм үтәргә кирәк:
- бозга чыкканчы, аның ныклыгына инаныгыз; исегездә тотыгыз, кешенең суга батуы салкын шок нәтиҗәсендә, шулай ук бозлы суга эләккәннән соң 15-20 минуттан үлә алуы ихтимал.;
- боз буенча урнашкан сукмакларны файдаланыгыз. Алар булмаганда, ярда басып, хәрәкәт маршрутын билгеләгез, үзегез белән озын ныклы таяк алыгыз, шикле урыннарны урап узыгыз;
- боз ныклыгының типик билгеләре барлыкка килгән очракта: шартлау, бөгелү, боз өслегендә су икән кичекмәстән ярга әйләнеп кайтыгыз, киң җәелгән аяклар белән барыгыз, аларны боз өслегеннән аермыйча гына атлагыз һәм ашыгыгыз;
- кешеләр һәм йөкләрнең бер урында җыелуына юл куймагыз;
-начар һава торышында бозда булу очракларын искәртеп китегез: томан, кар яву, яңгыр, шулай ук төнлә;
-бБозда булу куркынычсызлыгына ышаныч булмаса, яр буенча куркыныч участокны узып, сулыкның ышанычлы туңуын көтәргә кирәк;
- беркайчан да аяклар белән бәреп бозның калынлыгын тикшермәгез.