30 ноябрь көнне район хакимиятендә район башлыгы урынбасары Ләйсән Галеева рәислегендә гражданнарны кабул итү булды.
Гражданнарны кабул итү – мөһим мәсьәләләр буенча турыдан-туры сөйләшү һәм аларны хәл итү өчен менә дигән мөмкинлек. Менделеевлылар җир мөнәсәбәтләренә, дарулар белән тәэмин итүгә,матди чаралар җитмәүгә кагылышлы төрле сораулар белән мөрәҗәгать итәләр.
Чираттагы кабул итү барышында ике мәсьәлә каралды:
1. Тихие горы бистәсендә көймә станциясе астында гаражлар урнаштыру турында;
2. Биологик чистарту корылмаларына хезмәт күрсәтү.
Сораулар алга таба хәл итү өчен контрольгә алынды.