26 ноябрь көнне С.Гассар исемендәге мәдәният йортында Әниләр көненә багышланган «Әни исемендәге фәрештә»дип исемләнгән концерт булды. Балалар сәнгать мәктәбе һәм С. Гассар ис. мәдәният йорты тәрбияләнүчеләренең музыкаль һәм бию номерлары чын бүләк булды.
«Даяна» студиясе, «Шатлык» хореография ансамбле, «Кристалл» эстрада биюе Халык ансамбле, «Домисолька» балалар вокаль эстрада студиясе, «Шаян» халык иҗатының атказанган коллективы, «Очарование» үрнәк балалар хореография коллективы,А. Ахунов, халык театры, «Аккорд» вокал төркеме һәм солистлар: Лев Абрамов, Диләрә Фәразетдинова, Гөлназ Сафина, Максим Хайров, Лина Бикбулатова, Анастасия Колесникова, Никита Колосов.
Кадерле әниләр, ноябрьнең соңгы көннәрендә, тиздән кыш җитә, ул үзе белән салкын алып киләчәк. Әмма, шуңа да карамастан, күңелегез җылы булсын, йөрәкләрегездә ут януын телибез. Без шундый бәхетле язмыш кичергән барлык хатын-кызларны-әни булу белән котлыйбыз. Хөрмәтле, яраткан әбиләр һәм әниләр! Сезнең игелек тирә-юньдәгеләрнең йөрәгенә җылылык китерсен, йортыгызда һәрвакыт мәхәббәт, тынычлык, бәхет һәм балалар көлүе яңгырасын. СЕЗ БИТ ҺӘР КЕШЕНЕҢ ИҢ КАДЕРЛЕСЕ!
Чараны Марина Климова һәм Алсу Фәтхуллина «Алтын ачкыч» театр коллективы тәрбияләнүчеләре Алексия Климова, Арина Аникина, Булат Шәйхаттаров әзерләделәр һәм үткәрделәр.