Менделеевск юлларына яңа автобуслар чыгачак

2021 елның 1 декабре, чәршәмбе

Район җитәкчесе Радмир Беляев шәһәр һәм район буенча йөриячәк уңайлы автобусларны карады.

Район Башкарма комитеты җитәкчесенең төзелеш, инфраструктура үсеше һәм торак-коммуналь хуҗалык буенча беренче урынбасары вазифаларын башкаручы Ленар Зарипов хәбәр иткәнчә, халык Башкарма комитет адресына җәмәгать транспортына хезмәт күрсәтү мәсьәләләре буенча сораулар җибәргән. 

– Хәзерге вакытта 2020-2021 еллардагы автобуслар яңа пассажир ташучылар тарафыннан сатып алынды. Өч автобус халыкны йөртү өчен каралган: икесе-шәһәргә, берсе «Уңайлы мохит» таләпләренә җавап бирә һәм ул Монашево авылына кадәр хәрәкәт итәчәк. Автобуслар GPS-система белән җиһазландырылачак, аның ярдәмендә менделеевлылар транспорт хәрәкәтен күзәтеп, үз маршрутларын алдан ук планлаштыра алачаклар. Әлегә пассажирлар агымы анализлана, аннары интерваллар һәм маршрутны төгәл билгеләячәк, - дип хәбәр итте Ленар Марс улы.

Район җитәкчесе Радмир Беляев җәмәгать транспортлары салоннарын карап чыкты,  һәм уңайлылыгын билгеләп үтте, машина йөртүчеләргә юлларда уңышлар, тыныч һәм аварияләрсез йөрүләрен теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International