"Кызыл тасма" акциясе

2021 елның 1 декабре, чәршәмбе

2021 елның 1 декабрендә Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көненең 33 еллыгы билгеләп үтелә. СПИДка каршы көрәш көне бәйрәм характерына ия түгел. ВИЧ Глобаль иҗтимагый сәламәтлек саклауның төп проблемаларының берсе булып кала.«СТОП ВИЧ/СПИД» Бөтенроссия акциясе кысаларында, Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көненә (1 декабрь) туры китереп, укучыларның ВИЧ/СПИД турында хәбәрдарлык дәрәҗәсен күтәрү максатыннан Ижевка мәдәният йортында "Кызыл тасма"акциясе узды. Балалар СПИД турында видеофильм карадылар. Аннан кызыл тасмалар беркетелде.  Элмәк белән борылган кан тасмасы СПИДка каршы көрәшнең халыкара символы – безнең мәрхәмәт, ярдәм һәм СПИДтан башка киләчәккә өмет символы булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International