ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе " ФДБУннән метеорологик күренеш интенсивлыгы турында Консультация-кисәтү килде:
2021 елның . 1 декабре 18 сәгатьтән 2 декабре 18 сәгатькә кадәр.
2021 елның 2 декабрендә Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән юлларда көчле бозлавык көтелә.
Бозлавык вакытында:
Машина йөртүчеләргә машиналар арасындагы дистанцияне арттырырга, кинәт туктаудан тоткарланып калырга кирәк. Тукталыш кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Туктаган вакытта тормозга берничә тапкыр басарга, шуның белән сез арттан килуче машина йөртүчеләргә сигнал бирәсез..Автомобильнең техник торышына, бигрәк тә тормоз системасына, шиннарның торышына игътибар итәргә кирәк. Бөтен оптика эш хәлендә булырга тиеш.
Ерак араларга барудан баш тартыгыз.
Җәяүлеләргә урамны җәяүлеләр өчен билгеләнгән урында гына чыгарга киңәш ителә. Хәрәкәт итүче транспорт алдында трассаны узмаска кирәк, чөнки юл катламы тайгак булу сәбәпле, автомобильнең тормоз юлы шактый арта, тиз генә туктый алмаячак. Бары тик транспорт агымын карап кына хәрәкәт итәргә. Кием-салымга яктылыкны кире кайтаручы элементларны беркетергә.Игътибарлы һәм сак булыгыз!
Теләсә нинди бәла булган очракта сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына – «112»мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.
ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.