"Без алар белән горурланабыз"

2021 елның 2 декабре, пәнҗешәмбе

Өченче декабрь-үзенчәлекле көн, бу көнне бөтен дөньяда Халыкара инвалидлар көне билгеләп үтелә. Бу датаны бәйрәм дип атавы кыен, чөнки инвалидлык шатлык өчен сәбәп түгел.

Халыкара инвалидлар көнен үткәрү инвалидларның проблемаларына җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итүгә, тумыштан, балачакта яки олыгайгач тормышта авыр чирдән зыян күргән кешеләрнең хокукларын һәм иминлеген яклауга, аларның социаль адаптациясе һәм бу кешеләр өчен уңайлы тормыш шартлары булдыруга юнәлтелгән.
Ижевка авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре Ижевка урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары белән "Без алар белән горурланабыз" дигән әңгәмә үткәрделәр, анда инвалидлар кемнәр икәнлеге, үз статусларына карамастан, спортта һәм башка эшчәнлектә югары нәтиҗәләргә ирешүчеләр, игелекле һәм шәфкатьле булырга кирәклеге турында сөйләштеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International