2021 елда финанс грамоталыr буенча бөтенроссия онлайн-зачеты

2021 елның 2 декабре, пәнҗешәмбе

2021 елда 30 ноябрьдән 13 декабрьгә кадәр финанс грамоталылыгы буенча бөтенроссия онлайн-зачеты уза.

Теләге булган һәр кеше аның финанс мәсьәләләрендә ни дәрәҗәдә яхшы ориентлашуын тикшерә һәм шәхси киңәшләр ала алачак. Быел беренче тапкыр шәхси зачетта катнашырга һәм сорауларга мөстәкыйль рәвештә җавап бирергә генә түгел, дуслар яки хезмәттәшләрне җыярга да, команда ярышларында көчне сынап карарга да була.

Зачетка инвестицияләү, мошенниклардан яклау, түләү карталары, кертемнәр, кредитлар, пенсияләр, иминиятләштерү һ.б. мәсьәләләр кертелгән. Эшмәкәрләр өчен аерым бер өлеше финанслау инструментларына һәм дәүләт ярдәме чараларына багышланган.

Сынау узу өчен бер сәгать вакыт бирелә. Шәхси зачетны берничә тапкыр узарга мөмкин-омтылышларның саны чикләнмәгән.

Катнашу өчен теркәлергә кирәк.

Оештыручылар: Россия Банкы һәм стратегик инициативалар агентлыгы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International