Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы (алга таба – министрлык) агымдагы елның 1-12 декабрендә «Террорчылык актын үткәрү ихтималын халык тарафыннан бәяләү дәрәҗәсе» дигән социологик тикшеренүләр уздыру турында хәбәр итә.
Муниципаль берәмлекләр киселешендә үткәрелгән сораштыру нәтиҗәләре Татарстан Республикасында Террорчылыкка каршы комиссиянең чираттагы утырышы өчен материаллар әзерләгәндә кулланылачак.
Социологик тикшеренү Министрлыкның рәсми сайтында «Эшчәнлек» бүлегендә («халык һәм бизнес вәкилләре арасында сораштыру»бүлегендә) онлайн-анкета сораштыру үткәрү юлы белән башкарыла.
Сораштыру өчен сылтама: https://mert.tatarstan.ru/uroven-otsenki-naseleniem-veroyatnosti-5658689.htm к