Район җитәкчесе Радмир Беляев кушуы буенча шәһәрдә уңайлы өч автобус эшли башлады.
Хәзерге вакытта яңа пассажир ташучы тарафыннан 2020-2021 елларда чыгарылган автобуслар сатып алынган. Өч автобус халыкны йөртү өчен каралган: икесе-шәһәргә, берсе «Уңайлы мохит» таләпләренә туры килә һәм Монашево авылына кадәр хәрәкәт итәчәк. Автобуслар GPS-система белән җиһазландырылачак.
Менделеевлылар яңа шәһәр транспортыннан канәгать.
«Яңа автобуслар өчен район җитәкчелегенә рәхмәт. Аларда җылы, уңайлы. Хакимият Менделеевски халкының тормыш — көнкүреш мәсьәләләренә игътибар итүләренә һәм безнең турында кайгыртуларына шатбыз», - диде Надежда Евдокимовна.
Әлегә пассажирлар йөртүчеләр маршрутны тикшереп, пассажирлар агымын анализлаган арада маршрут төгәл билгеләнәчәк һәм яңа расписание барлыкка киләчәк.