Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Дәүләт Думасы депутаты, Дәүләт Думасының кече һәм урта эшмәкәрлек комитеты рәисенең беренче урынбасары Әлфия Когогина рәислегендә Татарстан Республикасында сәнәгать һәм энергетика үсеше өлкәсендә дәүләт программаларын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча эшче төркем утырышы узды.
«Социаль газлаштыру программасына аерым игътибар бирелде, ул Россия Президенты Владимир Путин кушуы буенча гамәлгә ашырыла. Татарстан бу мәсьәләдә лидер булып тора, һәм Без Президент куйган бурычны узып баручы темпларда башкарып чыгарбыз дип уйлыйм. Ел ахырына кадәр 700ләп йорт газлаштырылачак, киләсе елда тагын 8,5 мең йортка газ кертү планлаштырыла. Шуңа да карамастан, гражданнардан гаризалар бирү кампаниясен көчәйтү максатыннан, бу мәсьәлә аеруча актуаль булган муниципаль районнар башлыклары белән аерым киңәшмә үткәрергә дигән карар кабул ителде», – дип шәрехләде Когогина.
Киңәшмә барышында сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Икътисад министрлыгы һәм инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчелеге катнашында «Сәнәгатьне үстерү һәм аның конкурентлылык сәләтен арттыру», «энергетика үсеше», " Сәнәгатьне үстерү фондының ташламалы кредитларын җәлеп итү буенча эшче төркемгә беркетелгән дәүләт программаларын гамәлгә ашыруның арадаш нәтиҗәләре буенча фикер алыштылар.