3 декабрьдә Россиядә истәлекле дата – ил территориясендә яки аннан читтә хәрби хәрәкәтләрдә һәлак булган Россия һәм Совет сугышчылары истәлегенә Билгесез солдат көне. Бу көнне, 1966 елда, Мәскәү астында немец гаскәрләренең тар-мар ителүенә 25 ел тулу уңаеннан, Билгесез солдат җәсәде Мәскәү Кремле янында Александровский бакчасында тантаналы рәвештә җирләнде.
Бөек Ватан сугышы елларында йөзләгән бондюгчы хәбәрсез югалган, димәк, аларның күбесе билгесез солдатлар буларак күмелгән. Сугышның беренче көннәрендә Белоруссиянең аерым хәрби округында хезмәт иткән Камай авылыннан ГалимовХуҗа Халик улы хәбәрсез югалган.
1911 елның 22 февралендә Татарстан АССР, Бондюжский р-н, Камай авылында туган. 1934 елның 11 ноябреннән Лейтенант, 3 кавалерия полкы, 6 кавалерия дивизиясе. 1941 елның июнендә хәбәрсез югалган.
Аның турында кыскача мәгълүматны һәм фотосурәтне без «Халык хәтере»сайтында таптык. Хуҗа һөнәре буенча иң тыныч һөнәр- агроном булган. Авыл хуҗалыгы техникумын, 1931 елда авыл хуҗалыгы институтының бер курсын тәмамлый. 1934 елда армиягә алына. 1938 һәм 1939 елларда офицер курсларында укый. Бөек Ватан сугышы башланганда 3 кавалерия полкы полкы начальнигы ярдәмчесе була. Исемлекләрдән төшереп калдыру турындагы боерыкта: "хатыны Галимова Зәйнәб Хәйрулла кызы, Минск шәһәре", - диелгән.
Якты хәтер!
.