Йөрәктән йөрәккә

2021 елның 3 декабре, җомга

2 декабрь көнне Бәзәкә китапханәсендә урта мәктәп белән берлектә Инвалидлар көне уңаеннан “Йөрәктән йөрәккә” дип исемләнгән мәрхәмәтлелек дәресе үткәрелде.

Китапханәче укучыларга Инвалидлар көне билгеләнү тарихы, аның максатлары, мөмкинлекләре чикләнгән булып та тормышта үз юлын тапкан һәм зур уңышларга ирешкән спортсмен, блогер Р.Нәбиев; оратор, меценат Н.Вуйчич турында сөйләде. Аннары укучылар төрле биремнәр  үтәделәр: күзләрен бәйләп киштәдән китап эзләү, рәсем ясау, кулларны файдаланмыйча аяк киеменең бавын чишү һ.б мәмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең нинди авырлыклар белән яшәвен аңлатты. Һәр биремнән соң балалар мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә карата булырга тиешле  сыйфатлар – кайгыртучан, ярдәмчел, кешелекле, игътибарлы, игелекле, сабырлык, ярату, дуслык дигән сүзләрне язып йөрәк рәсеменә  беркеттеләр һәм үзләрендә шушы сыйфатларны булдырырга кирәклегенә төшенделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International