3 нче декабрь көнне Советлар Союзы Герое М.С. Фомин исемендәге 1 нче урта мәктәптә бердәм батырлык дәресе узды.
Барлык сыйныфларда да бер үк вакытта билгесез солдат көненә багышланган сыйныф сәгатьләре узды. Балаларга бу көн турында тарихи мәгълүматлар тәкъдим ителде, шулай ук Бөек Ватан сугышы тарихыннан документаль кадрлар күрсәтелде.
Аннан соң мәктәп буенча сугыш елларында һәлак булган барлык кешеләр истәлегенә бер минут тынлык игълан ителде. Мәктәпнең яшь армиячеләре Билгесез солдат һәйкәленә чәчәкләр салдылар. Өлкән буын укучылары өчен «Юность» кинотеатрында «Звезда» нәфис фильмын күрсәтү оештырылды.