Администрациядә район башлыгы урынбасары Ләйсән Галеева рәислегендә Менделеевск муниципаль районы Советының «Татарстан Республикасының 2022 елга һәм 2023 һәм 2024 елларның планлы чорына бюджеты турында» гы карары проекты һәм Менделеевск муниципаль районының Менделеевск шәһәр Советының «2022 елга, 2023 һәм 2024 еллар план чорына Татарстан Республикасы Менделеевск муниципаль районы бюджеты турында»гы карары проекты буенча ачык тыңлаулар булды. Шәһәр буенча паркларны карап тоту,урамнарны яктырту һәм велоюллар төзү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Район буенча авыл торак пунктларында су белән тәэмин итү өлкәсендә концессион килешүләр төзү, юлларны чистарту, авыл мәктәпләрендә укудан тыш эш белән тәэмин итү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Депутатлар тәкъдимнәренең барысы да бюджет кабул иткәндә исәпкә алыначак.