3 декабрь - ел саен бөтен дөньяда Халыкара инвалидлар көне билгеләп үтелә. Бу көн җәмгыять игътибарын мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең проблемаларына юнәлтү һәм аларның хокукларын яклау максатыннан үткәрелә. 2 декабрь көнне Пасага авылы китапханәчесе Яраханова Рузалия, педагог-оештыручы Әхмәтгәрәева Гөлнара һәм Песәй урта мәктәбе укучылары "Яхшылык эшләргә ашыгыгыз"дигән акция үткәрделәр.
Мөмкинлекләре чикле булган авыл кешесе Шайхразиев Илһамның өенә бардылар. Аңа нык сәламәтлек теләделәр һәм татлы бүләкләр тапшырдылар.