3 декабрь көнне Песәй авыл китапханәсендә Песәй урта мәктәбе белән берлектә 2-4 сыйныф укучылары өчен «Кешеләргә яхшылык бүләк итегез»дигән шәфкатьлелек дәресе үткәрелде.
"Яхшылык һәм яктылыкка китап аша" дигән китап күргәзмәсе оештырылды. Балалар белән бу көнне мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең нинди авырлыклар белән очрашуы, һәрберебез аларга игелекле сүз белән ярдәм итә алуы турында сөйләштеләр. Үз авыруларына карамастан, зур уңышларга ирешкән кешеләр - спортчылар, музыкантлар, галимнәр, язучылар мисаллары китерелде. Чара барышында балалар белән «Тылсымлы сүзләр», «яхшы сүзләр сөйлә», «халык зирәклеге», «игелек чәчәге»уеннарында бик теләп катнаштылар. "Болай гына" мультфильмын карадылар. Ахырдан балалар белән башкалар өчен эшләнгән игелекле эшләр, һичшиксез, игелек белән кайтачак дигән нәтиҗәгә килделәр, һәм безнең игелек, ярдәмчел һәм игътибарыбыз «аерым кешеләргә» язмыш авырлыкларын җиңелрәк кичерергә мөмкинлек бирәчәк.