5 декабрь көнне балалар китапханәсе «Өмет» клубы әгъзаларына мөмкинлекләре чикле булган балалар өчен «күңелле очрашулар»дип исемләнгән дустанә очрашу үткәрде.
Чара бик җылы шартларда узды. Кунаклар өчен әкият геройлары-бабай, Кар кызы, Веселинка театральләштерелгән –уен программасы үткәрделәр. Фотозона һәм бүләкләр әзерләделәр. Очрашу чәй өстәле артында тәмамланды. Балалар китапханәсе хезмәткәрләре очрашуның спонсоры - «Аммоний» АҖ профсоюзы рәисе Сабирҗанов Рәйхан Арслангалиевичка рәхмәт белдерәләр.