Тойгуҗа авылы китапханәсендә Халыкара физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр көне уңаеннан “Яхшылык эшләсәң, үзеңә кайтыр” дип аталган мәрхәмәтлелек сәгате үткәрелде.
Китапханәче бу көннең әһәмияте турында сөйләп чарада катнашканнарны яннарында булган ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә, бер – берләренә ярдәмле булырга чакырды. Аннан соң язмыш сынавына дучар булып, тормышка мәхәббәтен югалтмаган язучылар, шагыйрьләр: Фәнис Яруллин, Шәриф Еникеев, Фазыл Шәех, Рәниф Шәрипов, Кәүсәрия Шәфикова, Мария Логиноваларның язмышлары белән танышып, шигырьләрен укыдылар, Закир Шаһбан, Альбина Абрамова, Дәниф Шәрәфетдиновларның җырлавын тынладылар.
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)