Мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә ярдәм күрсәтү

2021 елның 7 декабре, сишәмбе

Мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр атналыгы уңаеннан, Тойма авылы китапханәчесе белән мәдәният хезмәткәре Ямалетдинова Дамира һәм Нургалеева Сәкинә апаларның өйләренә бардылар.

Аларга кулдан килгәнчә ярдәм күрсәттеләр. Китапханәче аларның бик яратып укый торган  «Акчарлак» газетасы һәм «Гаилә учагы» журналын алып барды. Дамира апа үзенең моңлы тавышы белән үзәкләрне өздереп җырлады. Мәдәният хезмәткәре Загидуллина Ольга аларга багышлап, матур җырлар бүләк итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International