Халыкара инвалидлар көне

2021 елның 7 декабре, сишәмбе

Мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә багышланган Халыкара инвалидлар көне 1992 нче елның 3 нче декабрендә БМО Генераль Ассамблеясе тарафыннан билгеләнгән иде. Бу бәйрәм мөмкинлекләре чикле кешеләр проблемаларына җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итүгә, аларның хокукларын һәм абруен яклауга юнәлдерелгән. Халыкара инвалидлар көне-безнең янәшәбездә бездәге кебек кешеләр яшәвен искә алу өчен тагын бер сәбәп. 3 декабрь көнне Турай авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре Ганиева Лариса, Бәйрәмгалиева Мөслимә, Мөхәммәтшина Әлфия, Гарифуллина Наиләгә бардылар, аларга сәламәтлек, оптимизм һәм күңел күтәренкелеге теләделәр, күчтәнәчләр тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International