"Миңа үзең кебекләргә караган шикелле кара"

2021 елның 7 декабре, сишәмбе

5 декабрь көнне Сәйтәк авыл клубы хезмәткәрләре мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр яши торган Грибачевлар һәм Семеновлар гаиләсенең өйләренә бардылар.

Мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә багышланган Халыкара инвалидлар көне 1992 нче елның 3 нче декабрендә БМО Генераль Ассамблеясе тарафыннан билгеләнгән иде.Бу бәйрәм мөмкинлекләре чикле кешеләр проблемаларына җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итүгә, аларның хокукларын һәм абруен яклауга юнәлдерелгән.Халыкара инвалидлар көне-безнең янәшәбездә бездәге кебек кешеләр яшәвен искә алу өчен тагын бер сәбәп.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International