«Мирас угы» басмасы Татарстан Республикасының мәдәни-тарихи мирасын өйрәнү буенча бик кызыклы ярдәмлек булып тора. Балалар китапханәсе 3 нче һәм 4 нче мәктәпләрнең беренче сыйныф укучылары өчен (педагоглар Багапова Л.Ш., Фазлыева З. М.) «Ук эзләгәндә» дип исемләнгән әдәби дилижанс үткәрде.
Китапханәче Казакова Л.М. балалар һәм китап геройлары Роман һәм Зөләйха белән бергә республикабызның тарихи урыннарында булдылар: ТР Милли музеенда, Чертово городище, Казан Кремле, Зилант тавы, Бөек Болгар һәм Зөя утрау-шәһәрчегендә. Һәр тарихи урынга барып кайтканнан соң, балаларны бирем көтте, алар Мирас укларының бер өлешен - артефакт (кешенең иҗади эшчәнлеге продукты) алды. Төп бурыч-10 артефакт җыю, аларны берләштереп, мирас угы килеп чыкты Һәм алар аның ярдәмендә явыз шаманны җиңделәр.