19 декабрь көнне Турай авыл мәдәният йортында "Начар гадәтләрне бетерәбез" темасына түгәрәк өстәл узды.Чара эчкечелекне, тәмәке тартуны, наркоманияне кисәтүгә юнәлдерелгән. Түгәрәк өстәлдә катнашучылар яшьләрнең кеше сәламәтлегенә йогынты ясый торган начар гадәтләргә бәйле күп кенә проблемалар турында фикер алыштылар.
Балалар наркомания, наркобизнес - кешелеккә каршы "тыныч" сугыш, кешеләрнең язмышларын сындыручы сугыш дигән нәтиҗә ясадылар. Тәмәке һәм алкоголь куллану гадәтләре дә зыянлы һәм зарарлы булып тора. Моннан бөтен җәмгыять зыян күрә, әмма беренче чиратта үсеп килүче буын, балалар, яшүсмерләр, яшьләр, шулай ук булачак әниләр куркыныч астына куела.