Декабрь урталарында дөньяда миллионлаган кешеләрне берләштергән һәм яраткан бәйрәм — Халыкара чәй көне билгеләп үтелә. Бу көн уңаеннан Тойгуҗа мәдәният йортында чәй бәйрәменә багышланган тематик көн һәм "Бананнан торт"мастер-класс үткәрелде. Балалар чәй тарихы белән таныштылар, чөнки һәр илдә үзенең яраткан чәй эчү ритуалы бар һәм Тойгуҗа авыл мәдәният йорты директоры Гөлнара Гайфетдинова җитәкчелегендә торт ясарга өйрәнделәр.