Ел саен 15 декабрьдә Халыкара чәй көне билгеләп үтелә. Чәй - дөньяның барлык илләрендә дә яхшы танылган эчемлек, Һәр илдә үзенең яраткан чәй эчү ритуалы бар. Монай авыл мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Калягина Л.И.һәм китапханәче Ахмедова Н. В. балалар белән чәй иленә сәяхәткә киттеләр.
Чәйнең ватаны-Кытай икәнен белделәр. Балалар шулай ук дөньяның төрле халыкларында чәй эчү традицияләре белән таныштылар. Русьтә чәй эчү һәрчак мактаулы иде, чәй эчәргә яратмаган гаиләне табу кыен. Бу чара, әлбәттә, хуш исле чәй эчү белән тәмамланды.