Яңа ел-бөтен дөньяда билгеләп үтелә торган тылсымлы бәйрәм. Без барыбыз да илебездә Яңа елны бәйрәм итү традицияләрен беләбез һәм хөрмәт итәбез. Бу темага 7 нче һәм 11 нче номерлы балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр өчен «Сокландыргыч дөнья, бу дөнья көмештән» дигән уен калейдоскобы багышланган иде.
Балалар китапханәсе китапханәчесе Казакова Л.М. балаларга Кар кызы образында чыкты, аларга яңа ел табышмаклары әйтте. Аннары Кар кызы эшләпәләр и иленнән тылсымлы эшләпә тапты һәм ул катнашучыларны теләсә кемгә әйләндерә алды. Балалар бик теләп эшләпә биремнәрен башкардылар. Очрашу ахырында мультфильм карадылар.