Тойма мәдәният йортында чыршы ачу тантанасы

2021 елның 27 декабре, дүшәмбе

25 декабрьдә Тойма мәдәният йортында чыршы ачу тантанасы булды.Чыршыны ачу тантанасына кече яшьтән алып зурга кадәр бик күп кунаклар килде.  Яшел чибәркәй үз утларын кабызды һәм барлык авыл халкын һәм кунакларны Яңа ел каникуллары дәвамында сөендерергә әзер. Һава торышының көйсезлегенә карамастан, барлык катнашучылар да Әби Карчык, Кыш Бабай һәм Кар Кызы белән бергә күңелле табышмаклар чиштеләр, уйнадылар, әйлән-бәйлән уйнадылар, Яңа ел җырлары җырладылар.
"  Яңа ел капка төбендә" исемле рәсем конкурсында катнашучыларны бүләкләү тантанасы да узды. Чыршыны ачу Кыш Бабай һәм Кар Кызы белән биюләр белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International