" Яңа ел капка төбендә" рәсем күргәзмәсе

2021 елның 27 декабре, дүшәмбе

25 декабрь көнне Тойма мәдәният йортында " Яңа ел капка төбендә" дип исемләнгән рәсем күргәзмәсе оештырылды.Күргәзмәнең максаты: балаларны кышкы колорит белән таныштыру. Күргәзмәнең бурычлары:   рәсем ярдәмендә балаларның иҗади һәм сәнгать сәләтләрен ачу һәм үстерү. Күргәзмәне оештыру-зур тырышлык таләп итә торган эш. Күргәзмә-ул яңа максатларга ирешү өчен бала ясаячак бер адым. Кунакларга күргәзмә бик ошады. " Яңа ел капка төбендә" күргәзмәсендә катнашкан һәр бала грамота, бүләк һәм, әлбәттә, яңа ел тәм-томнары белән бүләкләнде. Бүләкләү чыршы ачу тантанасында Кыш Бабай һәм Кар Кызы белән узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International