25 декабрь көнне Татар Тәкәше авыл клубында «Яңа ел могҗизалары»дип исемләнгән ял кичәсе узды.Өлкәннәр әйлән-бәйлән уйнадылар, Кыш Бабайга шигырьләр сөйләделәр. " Бабай белән Әби Карчык ничек Яңа елны каршы алдылар" дип аталган әкият тә үтте, ә аны чын тылсымчылар – безнең чарада катнашучылар ясадылар. Артистлар костюмнар әзерләделәр, рольләрне ныклап өйрәнделәр, сәхнә образларына күчтеләр һәм бу кичтә йолдызларга әйләнделәр.…