Менделеевск «Шаян» хореография коллективына «Атказанган халык иҗаты коллективы» исеме бирелде

2021 елның 27 декабре, дүшәмбе

«Атказанган халык иҗаты коллективы» исеме Татарстан Республикасы Менделеевск шәһәреннән «Сергей Гассар исемендәге мәдәният сарае» муниципаль автоном учреждениесенең «Шаян» халык хореография коллективына бирелде.

2021 елда коллективка 45 яшь тулды. Коллектив 1976 елда Менделеевск шәһәрендә оештырыла. Коллективка нигез салучы, алыштыргысыз җитәкчесе-Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, халыкара һәм Бөтенроссия конкурслары лауреаты Нәкыя Насыйбуллина. Хәзерге вакытта коллективта өч йөздән артык бала шөгыльләнә: мәктәпкәчә яшьтәге балалар, мәктәп укучылары, уку йортлары студентлары һәм эшләүче яшьләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International