23 декабрь көнне С.Гассар ис.мәдәният сараенда өлкән яшьтәге кешеләр өчен ретро стилендәге Яңа ел бәйрәме узды.
Чыгышны ветераннар (пенсионерлар) Советы рәисе Лариса Кривилева оештырды.
Җыелучыларны бәйрәм белән Россия Пенсия фондының Менделеевск районы буенча клиентлар хезмәте начальнигы Раушан Иштанова котлады.
Бәйрәм чарасы программасына театральләштерелгән тамаша, баян астында җырлар, уеннар, конкурслар, биюләр кертелгән иде.
Бәйрәмгә 50 дән артык кеше җыелган иде: пенсионерлар берлеге активистлары, предприятие һәм оешма ветераннары.