Кулланучылар хокукларын яклау буенча республика олимпиадасы җиңүчеләре билгеләнде

2021 елның 27 декабре, дүшәмбе

«2014-2025 елларга Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү»  ярдәмче программасын гамәлгә ашыру һәм мәктәп укучылары арасында кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарны популярлаштыру, аларда  практик күнекмәләрен формалаштыру кысаларында инде тугызынчы ел «кулланучылар хокукларын яклау»дигән темага ел саен үткәрелә торган республика олимпиадасы үткәрелә. Олимпиада гомуми белем бирү мәктәпләренең 8-11 сыйныф укучылары арасында оештырылды һәм берничә этапта үткәрелә.

2021 елның 27 декабрендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органында Кама аръягы төбәге олимпиадасы җиңүчеләрен һәм призерларын бүләкләү тантанасы булды. Безнең 1нче гимназиядән Ралина Нургалиева һәм Динар Фәразетдинов лаеклы урыннар яуладылар: Ралина 8-9 сыйныф укучылары арасында кулланучылар хокукларын яклау буенча республика олимпиадасында абсолют җиңүче булды, Динар 10-11 сыйныф укучылары арасында 3 урынны яулады. Менделеевск шәһәренең 1 нче гимназиясе Татарстан Республикасы мәгариф оешмалары арасында кулланучылар хокукларын яклау буенча республика олимпиадасында җиңүче булды.

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы начальнигы Г.Вафина кулыннан 1 нче гимназиягә олимпиада җиңүчесе кубогы һәм дипломы (директоры В. Евдокимов) тапшырылды. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесенең һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрының Рәхмәт хаты белән тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Эльмира Вәлиева бүләкләнде.

Ралина Нургалиева олимпиада җиңүчесе дипломы һәм Кубогы, шулай ук «Спортмастер» кибетләре челтәреннән 10 мең сумлык бүләк сертификаты белән бүләкләнде. Динар Фаразетдинов кубок, 3 дәрәҗә диплом һәм 6 мең сумлык бүләк сертификаты белән бүләкләнде.

Кулланучылар хокукларын яклау буенча олимпиадада җиңүчеләрне котлыйбыз һәм Яңа ел алдыннан нык сәламәтлек, яхшы укуларын һәм барлык башлангычларда да уңышлар телибез.

 

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе органы Чаллы территориаль идарәсе

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International