2021 елның 25 декабрендә Менделеевск шәһәренең «Батыр» спорт мәктәбендә Кобудо һәм Сито-рюның көнчыгыш көрәш буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге һәм Чемпионаты узды. Ярышларда Татарстан Республикасының 10 шәһәре һәм районыннан 14 команда катнашты: Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама, Әгерҗе, Буа, Менделеевск, Мамадыш, Алабуга,Тукай районы, Биектау.
Ярышлар Татарстан Республикасы спорт министрлыгы, Россия көрәш сәнгате берлегенең Татарстан Республикасы филиалы, Менделеевск муниципаль районының Яшьләр эшләре һәм спорт идарәсе, Менделеевск муниципаль районының Мәдәният идарәсе, «Батыр» спорт мәктәбе, Татарстан Республикасының Кобудо, Каратэдо Сито-рю Федерациясе ярдәме белән оештырылды.
Чемпионатны сәламләү һәм котлау сүзләре белән Менделеев муниципаль районы җитәкчесе Радмир Илдар улы Беляев, Россия Көрәш сәнгате берлегенең Татарстан Республикасы буенча филиалы Вице-президенты, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Шәрәфиев Эдуард Сөләйман улы, Татарстан Республикасының Кобудо, каратэдо Сито-рю һәм спорт ыргыту Федерациясе Президенты, Россия көрәш сәнгате берлегенең Татарстан Республикасы буенча лицензияләү комиссиясе рәисе Лисютин Сергей Иванович ачып җибәрделәр.
Командаларның барлык вәкилләре дә Татарстан Республикасының Көнчыгыш хәрби көрәш федерациясе Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.
25 декабрьдә танылган җитәкче Рөстәм Исмәгыйль улы Гафаров нәкъ бер ел элек вафат булды. Рөстәм Исмәгыйль улы истәлегенә бер минут тынлык белән искә алынды.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы исеменнән Рәхмәт хаты белән Лисютин Сергей Иванович бүләкләнде.
Көрәш нәтиҗәләре буенча урыннар түбәндәгечә билгеләнде::
Команда урыннары:
1 урын-Менделеевск шәһәре
2 урын-Яр Чаллы шәһәре
3 урын-Түбән Кама шәһәре