Яңа елга 3 көн калды

2021 елның 28 декабре, сишәмбе

Хөрмәтле Менделеевск халкы, 31 декабрьдә сезне С.Гассар исемендәге мәдәният сарае янындагы төп мәйданга чакырабыз.

18.00 сәгатьтә концерт программасы, ә 21.00 сәгатьтә бәйрәм салюты башлана. 
Тик Яңа ел программасы моның белән генә тәмамланмый.      
2 гыйнвардан 6 гыйнварга кадәр мәдәният йорты мәйданында яңа ел күңел ачу программасы узачак.
Шулай ук 2 гыйнвардан бассейн, боз сарае һәм спорт сарае эшли башлый. Безнең чаңгы базасында чаңгы инвентаре прокатын оештыру дәвам итәчәк.  1 нче урта мәктәп һәм «Ушковлар утравы " паркы территориясендә ачык шугалаклар эшли. Быел Ушков утрауларында уңайлы шуу өчен барлык шартлар да бар: киенү өчен җылытыла торган бина, кайнар чәй, яхшы яктыртылган шугалак, музыкаль озата бару һәм тимераякларны прокатка алу. Балалар һәм өлкәннәр өчен 40 пар тимераяк сатып алынган.
7 гыйнвар көнне мәдәният йорты каршындагы мәйданда Раштуа бәйрәме узачак: концерт программасы, мич һәм коймак белән.
Ә 13 гыйнварда традицион Ветераннар балы узачак. 
Шулай ук 6-11 гыйнварда Милли чыршылар (Мари чыршысы, Рус чыршысы, керәшен чыршысы, удмурт чыршысы, Татар чыршысы)узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International