Яңа елны бурычларсыз каршыла

2021 елның 29 декабре, чәршәмбе

Яңа ел алдыннан Федераль салым хезмәте идарәсе гражданнарны бюджет алдында булган бурычларын түләп бетерергә чакыра.

Салым бурычларын физик затлар өчен салым түләүченең шәхси кабинетында, «ФЗ салымнары» кушымтасында, дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең бердәм порталында ачыкларга мөмкин. Моннан тыш, әлеге мәгълүматны турыдан-туры салым инспекциясендә яки КФҮ бүлегендә алырга мөмкин.

  Салым бурычын түләүнең берничә ысуллары:

оператор яки түләү терминалы аша түбәндәге реквизитларның теләсә кайсысы буенча банкның теләсә кайсы бүлегендә яки почта элемтәсе бүлегендә   QR-код яки түләү өчен ике штрих-код, исәп-хисапларның уникаль идентификаторы, банк реквизитлары;
 "ФЗ салымнары " мобиль кушымтасы аша;
Россия Федераль салым хезмәте сайтының «салым түләүченең шәхси кабинеты» һәм «салым һәм пошлиналарны түләү»сервислары аша.
дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең бердәм порталында.
Милек салымнарын түләү салым түләүче өчен өченче зат тарафыннан да башкарылырга мөмкин.

Вакытында салым түләмәү һәр узган көн өчен  пеня түләүне китереп чыгарачак. Моннан тыш, бурычлыларны хезмәт хакыннан бурычны тотып калу, банк счетларын туктатып тору, милекне (транспорт чараларын) кулга алу, чит илгә чыгуны тыю кебек тискәре нәтиҗәләр көтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International