Казанда РФ Дәүләт Думасы депутаты, Кече һәм урта эшмәкәрлек комитеты рәисенең беренче урынбасары Әлфия Когогина рәислегендә Татарстан Республикасында социаль газлаштыру программасын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча эшлекле киңәшмә узды. Чара Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, «Газпром трансгаз Казан» ҖЧҖ һәм республика муниципалитетлары җитәкчелеге катнашында узды.