27 майда узган еллардагы чыгарылышларны да исәпкә алып 159 укучы мәҗбүри имтиханнарның берсен – рус теленнән бердәм дәүләт имтиханын тапшырды.
БДИ иртәнге сәгать унда гына башлануга карамастан, чыгарылыш укучыларының күбесе имтихан тапшыру пунктына – 3 нче мәктәпкә иртәрәк җыелдылар. Берәүләр кагыйдәләрне кабатласа, икенчеләре үзара аралаштылар.
Сынауга килгәннәрне төркемләп керттеләр. Теркәлү узганнан соң, укучылар аудиториядә урыннарын алдылар. Имтиханда Казан вәкиле дә катнашты.
Быел рус теленнән имтихан өч сәгать ярымга сузылды.
Имтихан үткәрү пункты җитәкчесе Алевтина Никифорова сүзләренчә, БДИ гадәти режимда үтте, кагыйдә бозулар булмады. Нәтиҗәләр 7-10 көннән билгеле булачак. Имтиханда “2”ле билгесе алган укучылар аны өстәмә көндә кабат тапшыра ала. Әмма андый мөмкинлек бер генә мәҗбүри фән буенча бирелә.
Мәгълүмат өчен: Татарстан буенча җиде укучы телефон һәм шпаргалкадан файдаланган өчен имтиханнан чыгарылды, аларның эше исәпкә алынмаячак.