Яңа ел серпантины

2021 елның 30 декабре, пәнҗешәмбе

28 декабрь көнне Тихоново авыл китапханәсендә «Яңа ел серпантины " дип исемләнгән күңел ачу чарасы үткәрелде.

Чарада катнашучыларны китапханәче Яңа ел йолалары һәм гореф-гадәтләре белән таныштырды. Яңа ел турында видеороликлар, клиплар, фильмнардан өзекләр карадылар. Кыш бабай белән Кар Кызы кунакларны котладылар «Урманда чыршы туды» дигән җыр астында әйлән-бәйлән уйнадылар. Җирле шагыйрә, һәрвакыттагыча, яңа ел бәйрәме белән шатландырды. Аннан соң да күңелле конкурслар үткәрелде. Шулай ук Яңа ел лотереясы уйнатылды. Барлык катнашучылар да уңай эмоцияләр алдылар, иң мөһиме-барысының да Яңа ел кәефе күтәренке иде. Кичә Яңа ел дискотекасы ритмында дәвам итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International