Яңа ел алдыннан С.Гассар исемендәге Мәдәният сараенда күркәм традиция буенча Хезмәт даны кичәсе узды.
Тантана сәбәпчеләренә район җитәкчесе Радмир Беляев, VI чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутаты, ТР Дәүләт Советының Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты рәисе Александр Тыгин мөрәҗәгать итте.
- Барыгызга да бик күп фидакарьлек белән бик яхшы эш башкарганыгыз өчен рәхмәт белдерәм! Игелекле хезмәтегез, сабырлыгыгыз, энтузиазмыгыз өчен рәхмәт сезгә. Барыгызны да якынлашып килүче Яңа ел белән котлыйм, нык сәламәтлек, яңа иҗади идеяләр, казанышлар һәм хөрмәт телим, – диде Радмир Илдар улы.
Чарада безнең шәһәр һәм район предприятиеләре, учреждениеләре һәм оешмаларының иң яхшы, актив хезмәткәрләрен хөрмәтләделәр. Бүләкләнүчеләрнең һәркайсы район, авыл хуҗалыгы, сәнәгать, сәламәтлек саклау, мәгариф, социаль өлкә, ММЧ һәм эшмәкәрлек үсешенә зур өлеш кертте.
Кичә Мәдәният идарәсе, предприятие һәм мәгариф идарәсе иҗат коллективлары катнашында бәйрәм концерты белән дәвам итте. Дәртле биюләр, күңел җырлары тамашачыларны битараф калдырмады. Һәр номер көчле алкышларга күмелде.