Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе"ннән
2022 нче елның 5 гыйнваре 18 сәгатьтән 6 гыйнвар 18 сәгатькә кадәр метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү килде
2022 елның 6 гыйнварында Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән:
- төнлә Көнчыгыш һәм төньяк районнарда минималь һава температурасы -25..-30˚;
- төнлә һәм көндез томан; буран белән күз күреме начараюы; көчәйгәндә секундына 16 метрга кадәр көчле җил.;
- көндез бозлавык; юлларда кар көртләре хасил була.
Теләсә нинди бәла булган очракта сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына – «112»мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.
ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.