Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе"ннән
2022 нче елның 7 гыйнваре 18 сәгатьтән 8 гыйнвар 18 сәгатькә кадәр метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү килде
- төнлә һәм көндез томан; буран белән күз күреме начарлану, бозлавык, юлларда кар көртләре;
төнлә секундына 15 метрга кадәр көчле җил (Казаннан башка).
Теләсә нинди бәла булган очракта сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына – «112»мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.
ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.