8 һәм 9 гыйнварда Менделеевскида үзмәшгульлек ярминкәсе узачак.
Ярминкәдә хуш исле шәмнәр, гипс сыннары, кәгазьдән эшләнмәләр, сумаладан декор, бизәнү әйберләре, бәйләнгән йомшак уенчыклар, сабын күбегеннән чәчәк бәйләмнәре, имбир прәннекләре, агачтан эшләнмәләр, савыт-саба һ.б. булачак.
Ярминкә 11:00 дән 19:00 сәгатькә кадәр эшләячәк.
Барыгызны да яңа сәүдә үзәгендә Интернационалистлар бульварында, Юбилей урамы, 4 йорт каршында көтеп калабыз!