2022 елның 7 гыйнваре 18 сәгатьтән 8 гыйнвар 18 сәгатькә кадәр метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү

2022 елның 7 гыйнвары, җомга

Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе"ннән   2022 нче елның 7 гыйнваре 18 сәгатьтән  8 гыйнвар 18 сәгатькә кадәр. метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү килде:

Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә 2022 елның 8 гыйнварында төнлә һәм көндез урыны белән:

-көчәйгәндә секундына 15-18 метрга кадәр көчле җил ( Казан шәһәрендә секундына 16 метрга кадәр);

-буран вакытында күз күреме 1-2 км га кадәр начараю  көтелә

- юлларда бозлавык, урыны белән кар көртләре саклана.

Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе киңәш итә:

Җил көчәйгәндә:

1. Әгәр көчле җил вакытында Сез урамда калсагыз,җир асты кичүе яки подъездларда  яшеренергә киңәш итәбез.  Йорт диварлары янында көчле җилдән качып ятарга кирәкми, чөнки түбәдән шифер һәм башка түбә ябу материаллары ишелергә мөмкин. Бу шулай ук җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга да кагыла.

2. Урамда реклама щитларыннан, элмә такталардан, юл билгеләреннән, электр тапшыру линияләреннән ераграк торырга кирәк.

3. Зур агачлар янында булырга, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый-җил белән өзелгән ботаклар да зур куркыныч тудыра ала.

4. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында басып тору һәм өзелгән электр үткәргечләргә  якын килү куркыныч.

5. Тәрәзә ватыклары, җил белән кубарылган түбә ватыклары да куркыныч тудырырга мөмкин. Төзелеп килүче яки ремонтлана торган биналар янында мондый куркыныч тагын да арта.

6. Барлык тәрәзәләрне  тыгыз  итеп ябарга кирәк

7. Торак яки эш урынында тәрәзәләрдән мөмкин кадәр ераграк торырга кирәк. игътибарлы һәм сак булыгыз!

Теләсә нинди бәла булган очракта сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына – «112»мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.

ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International