Менделеевскида үзмәшгульлек ярминкәсе уза

2022 елның 8 гыйнвары, шимбә

Бүген һәм иртәгә Менделеевскида "  Интернационалистлар бульварында урнашкан Шоколад" сәүдә үзәгендә үзмәшгульләр ярминкәсе уза. 

Ике көн дәвамында 11:00 дән 19:00 сәгатькә  кадәр менделеевлылар төрле кулдан эшләнгән әйберләр: хуш исле шәмнәр, гипс сыннары, кәгазьдән эшләнгән әйберләр, эпоксид сумаладан декор һәм бизәнү әйберләре,йомшак бәйләнгән уенчыклар, сабыннан роза букетлары, имбир прәннекләре һ.б. сатып ала алалар. 

Мондый ярминкәләр Татарстан Республикасының 8 шәһәрендә оештырылган. 

Барыгызны да көтәбез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International